Рөстәм Миңнеханов: "Белгород металл конструцияләре заводының потенциалы бик зур"

04.02.2014

«Энергомаш» ЯАҖ Белгород металл конструкцияләре заводы - дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле Россиядә иң әйбәт предприятиеләрнең берсе. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген предприятиедә булганнан соң белдерде.

«Энергомаш (Белгород) - БЗЭМ» ЯАҖ Белгород металл конструкцияләре заводы "Казан-Арена" стадионын төзегәндә, төп металл конструкцияләрен китерүче булды. Бүген Татарстан Президентына предприятиедә экскурсия карау барышында уникаль электрошлак эретүле алым белән эшләнүче торбалар производствосын күрсәттеләр.  Әлеге алым теләсә нинди калынлыктагы 27 сантиметрдан 1 метрга хәтле диаметрдагы торбалар җитештерергә мөмкинлек бирә. Мондый торбалар бик кирәк, аерым алганда, электростанцияләрдә кирәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов заводның металл конструкцияләрен ясаучы төп производствосында булды. Шуннан Татарстан Президенты предприятие коллективы белән очрашты. 

«Бүген бу алдынгы предприятиене күрә алуым һәм коллективка Универсиадага әзерлек барышында бердәм хезмәтебез өчен рәхмәт әйтә алуым миңа бик шатлыклы, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Төп объект стадион булды, ә сезнең предприятие ярдәмендә анда иң авыр эшләр башкарылды».

Р.Миңнеханов сүзләренчә, Казандагы футбол стадионы кебек масштаблы проект Россиядә беренче мәртәбә гамәлгә ашырылды. Һәм стадионны төзү барышында күп санлы технологик һәм конструктив авырлыклар булды. «Безгә металл конструкцияләре кирәк булгач, сезнең предприятиедән башка беркем дә әлеге эшне вакытында башкарып җиткерә алучы булмаганы ачыкланды, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Стадион төзелеше - җитештерүчеләрнең, конструкторларның бик зур җиңүе ул. Сезнең ярдәмсез без бу бик авыр эшне башкара алмас идек».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, предприятиегә бүгенге көндә яңа тагын да катлаулырак максатлар куерга кирәк. «Илдә яңа проектлар булачак, һәм бик күп мәсьәләләрне сез генә хәл итә алачаксыз», - дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Татарстан Президенты. 

Завод продукциясе Татарстан Республикасына да кирәк буларга мөмкин. «Безнең энергетикада, нефть химиясендә яңа проектлар бар, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең потенциал бик зур, һәм сез көнбатыш компанияләре белән конкурентлыкка сәләтле һәм продукциягезгә базар таба аласыз дип саныйм».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, заводка Татарстан предприятиеләре делегациясе киләчәк, алар бер яктан производство мөмкинлекләре белән танышачак, ә икенче яктан - үз ихтыяҗларын белдерәчәкләр.  

Татарстан Президентызавод коллективына, җитәкчелегенә, Белгород өлкәсе губернаторына рәхмәт белдерде.  «Энергомаш (Белгород) - БЗЭМ» ЯАҖ  коллективына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, предприятиенең генераль директоры Геннадий Тарараксинга Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Шулай ук ТР Президенты Рәхмәте белән Белгород өлкәсе Хөкүмәтенең Рәисе урынбасары Олег Абрамов бүләкләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов