ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк
04.02.2014
ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР сәнәгать министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясен интернет-трансляцияләү иртәгә , 5 февральдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (http://prav.tatarstan.ru/) оештырылачак.
Барлык интернеттан файдаланучылар on-line режимында утырышта виртуаль катнашучы була ала.
Уртак коллегия “Предприятиеләрнең инновацион үсеше - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген үстерүнең нигезе”.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Башлана – көндезге сәгать икедә.
ТР Президенты матбугат хезмәте.