Яңалыклар

17.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлгә күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре докладлары тыңланды.
17.03.2014

Грециянең Циклад утраулары регионы губернаторы Георгиос Пуссеос җитәкчелегендәге делегациясе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов та катнашты.

15.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татар авыллары эшкуарларының өченче бөтенроссия җыенының пленар утырышында чыгыш ясап, авыл эшкуарларының һәм бизнесменнарының татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

15.03.2014

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү буенча алып барыла торган эш турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев  хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан республикасы Президекнты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

15.03.2014

2014 елда Татарстан республикасында 68 авыл торак пунктына каты өслекле юллар салыначак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, 68 торак пунктның 40на юллар асфальтобетон өслекле, ә 28нә - күчеш төрендәге өслек белән салыначак.  


15.03.2014

2014 елның 14 мартына Татарстан Республикасында 543,1 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык заданиенең 22,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 105,1 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Торак төзелеше һәм социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашырыла мәсьәләләре буенча алдагы киңәшмәнең беркетмәсен үтәү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин сөйләде. 

14.03.2014
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казанда “Эхо Москвы” радиостанциясенең “Культурный разговор” программасында туры эфирга чыкты. Программа “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектының гамәлгә ашырылу барышына багышланган иде. Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөядә эшләнгән эшләр һәм алда эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Шулай ук радио тыңлаучыларның “Яңарыш” фондының киләчәктәге эшчәнлегенә караган сорауларына җавап бирде.

Туры эфирдан соң, Минтимер Шәймиев журналистларга үзенең Мәскәүдә, Кырым татарлары Милли Мәҗлесенең элеккеге башлыгы, Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән очрашуы турында сөйләде.
14.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рус география җәмгыятенең” БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – “Салкын полюсы” рекорд проектында катнашучылар белән очрашты. Дайверлар Президентка әле генә тәмамланган Якутиядәге салкын полюсы янында урнашкан күлләргә рекордлы экспедиция турында сөйләделәр. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаштылар.

14.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода “МаРс Дискавери Дистрикт” (MaRS Discovery District, медицина, технология, инженерлык һәм мәгълүмати фәннәр ассоциациясе) фәнни-тикшеренү оешмасында булды.

“МаРс Дискавери Дистрикт” коммерцияле булмаган фәнни-тикшеренү оешмасы, ул Торонтоның үзәк өлешендә, Дискавери районында урнашкан. Бу оешма медицина өлкәсе белән катнаш фәнни өлкәләрдә тикшеренүләр, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә экспериментлар уздыра.
14.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу CERBA (Россия һәм Евразиядә Канаданың эшлекле ассоциациясе) офисында узды, анда алдарак Канада һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы “түгәрәк өстәл” узды.

Илдар Халиков белән очрашуда Канаданың төрле вузларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың зур шәһәрләреннән татар җәмгыяте активистлары, кече ватаннары белән элемтәдә торучы ватандашлар катнашты.

Битләр: << 1661 1662 1663 1664 1665 1666 ( 1667 ) 1668 1669 1670 >>