Конгресста Украинадагы вәзгыять турында фикер алыштылар
26.03.2014
Ул төбәкләр Палатасы вәкилләрен ЕС җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы һәм Европа төбәкләре Ассамблеясы арасында хезмәттәшлек турында килешү өстендә эшнең тәмамлануы белән котлады. Килешү кичә пленар утырыш вакытында имзаланды..
Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт Конгресстагы эшчәнлеген Европа төбәкләре Ассамблеясында багланыш белән тиңләштерергә тырышты. Аның фикеренчә, килешү Европада халыкара оешмаларның күп яклы багланышын ныгытуның чираттагы этабы булып тора.
Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстан, Россиянең субъекты буларак, Европа структуралары, Конгресс һәм Ассамблея белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәк һәм, ул төбәкләр Палатасы һәм ЕС җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы вәкилләрен Европа континентында барлык конструктив көчләрнең хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итәргә өндәде.
ТР парламенты башлыгы Страсбургтан телефон аша журналистлар белән әңгәмәдә хәбәр иткәнчә, Украинадагы вазгыять Европа Советында барлык дәрәҗәләрдә сөйләшенгән. Дискуссияләр ЕС җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы эшчәнлегенең өч көнендә дә дәвам иткән.
ТР ДС башлыгы элегрәк Конгресс линиясе буенча РФдә планлаштырылган күчмә утырышларның гамәлдән чыгарылуына бәйле борчылуын һәм үкенүен белдерде. “Ләкин әлеге Европа континентының кайбер вәкилләренең позициясенә карамастан, без Европа Советында катнашкан илләр белән төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча эшне дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.