Indorama Сингапур төркеме - полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе Татарстанда завод төзергә җыена. Бүген Сингапурда бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда компания вәкилләре хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бизнес-проектларны мониторинглауның Малайзия дәүләт системасы аналогын кертү перспетивалары турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына эш сәфәре кысаларында “Хоа Лак” югары технологияләр паркында (Hoa Lac Hi-Tech Park) булды. Парк Вьетнам башкаласы Ханойдан ерак түгел, халыкара аэропорт янында урнашкан. “Хоа Лак” югары технологияләр паркы тикшеренүләр уздыру һәм инновацион проектларны үстерү, җитештерү һәм югары технологияле продуктларга финанс ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Биредә югары технологияле товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бизнес-инкубатор урнашкан, югары технологияле секторга кадрларны әзерләү алып барыла.
Бүген Ханойга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Премьер-министры урынбасары – чит ил эшләре министры Фам Бинь Минь белән очрашты.
Бүген Ханойда (Вьетнам) Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды.
Документка имзаларны Татарстан ССП рәисе Шамил Агиев һәм Вьетнам Социалистик Республикасы ССП рәисе Ву Тиен Лок салды.
Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының Вьетнам эшлекле даирәләре белән сөйләшүләр алып бару кысаларындагы бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханойдагы (Вьетнам) Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен презентация уздырдылар, аның барышында үзәкне оештыру һәм уздырыла торган тикшеренүләр турында сөйләделәр. Үзәк 1987 елда төзелгән, Хошимин һәм Вьетчи шәһәрләрендә ике бүлеге бар.
Тропик үзәк түбәндәге юнәлешләр буенча эшли: тропик экология, тропик медицина, тропик материаллар белән эш итү. Рөстәм Миңнехановка үзәктә оештырылган әйләнә-тирә мохитне өйрәнү лабораториясе турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кысаларында Вьетнам Социалистик Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очтрашты. Яклар сәнәгать өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары, Россия Федерациясе регионы буларак Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнеше күләмен арттыру турында сойләштеләр.