Яңалыклар

08.09.2014

Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен киләчәктә ныгыту кысаларында Татарстан Республикасы белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге мөнәсәбәтләр буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луан фикер алыштылар.


Очрашу Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында узды (Ханой). Чарада Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Ковтун, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

08.09.2014
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы урынбасары Хөсәен Бехбуди җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.
08.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына ике көнлек (2014 елның 8-9 сентябрь көннәре) эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнеханов килеп төшүгә, мәгариф һәм фән өлкәсе, укытучылар белән алышынуны җайга салу, Татарстан Республикасында югары белем алучы студентлар санын арттыру мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, Вьетнам Республикасының Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

07.09.2014

Татарстанда үзең килерлек һәм кунаклар чакырырлык лаеклы рус театры булырга тиеш. Бу хакта кичә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бинасын реконструкциядән соң ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

07.09.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрделәр.
06.09.2014
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы.
06.09.2014

«Зарница» предприятиесе һәм Казанның Киров районы 70 нче номерлы мәктәбендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр. 

06.09.2014

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, РФ һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть төбәге муниципаль районнары башлыклары катнашты.


05.09.2014
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Пирамида» комплексында Х Казан Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында катнашты.
05.09.2014

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртеклеләр уңышының 82% мәйданы җыелган, уртача уңыш гектардан 22,3 центнер дәшкил итә. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган республика киңәшмәсендә шул турыда хәбәр ителде.

Битләр: << 1581 1582 1583 1584 1585 ( 1586 ) 1587 1588 1589 1590 >>