Яңалыклар

12.09.2014

Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел һәм республика җитәкчелегенә икътисадый ситуацияне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

11.09.2014

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль, округ конкурс мәйданчыклары җиңүчеләре һәм призерлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. КФУның Филология һәм сәнгать институтында узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.

11.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды.

Метрополитенның бу станциясе Фучик һәм Дубравная урамнары арасындагы Зорге урамы буенда урнашачак, ул бик зур торак массивына хезмәт күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр, шулай ук метро линиясенең I һәм II схемасын күрсәттеләр.

11.09.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

“Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының елдан-ел күбрәк татарларны берләштерүенә чынлап сокланам”,- дип сәламләде Илдар Халиков очрашуга килүчеләрне.
Чиләбе өлкәсе татарлары белән очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
11.09.2014
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Лаеш муниципаль районының Сокура авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм ремонттан соң Мәдәният йорты ачылышында катнашты.

11.09.2014

Татарстан Республикасы уңышының төп өлешләре - нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты Андрей Белоусов VIII Самара регионара икътисадый форум кысаларында белдерде. Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.

11.09.2014
ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында бүген Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният хезмәттәшлеге турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2014-2017 елларга чаралар протоколы имзаланды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Комяков имзаларын куйды.
Имзалау тантанасында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
11.09.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында “Ариант” холдингында булды.

Илдар Халиков Урал федераль округында ит продукциясе җитештерү буенча алдынгы предприятиенең мөмкинлекләре белән танышты. Монда җитештерүнең тулы циклы булдырылган: үз чимал базын формалаштырудан башлап, әзер ит продукциясен кулланучыларга сатуга кадәр.
11.09.2014

Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә ачык форматта “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр продукциясен базарларга чыгару” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы булачак.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.

11.09.2014

Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә, “2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша on-line режимында тапшырылачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Битләр: << 1581 1582 ( 1583 ) 1584 1585 1586 1587 1588 1589 1590 >>