Яңалыклар

17.04.2015
Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк. Бу хакта бүген Казанда “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Бу чара “Казан-2” тимер юл вокзалында узды.

Ачылыш тантанасында шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов, Кытай Халык Республикасы үсеше һәм реформалар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Ху Цзуцай катнашты.
16.04.2015

Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

16.04.2015
Бүген Казанда Идел буе федераль округының РФ субъектларында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләр координацион советы утырышы узды. Чарада РФ ндә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР да кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, Координацион совет рәисе Сәрия Сабурская һ.б. катнашты.
16.04.2015

V нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 нче утырышында Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе вәкилләре һәм аның рәисе Җәмил Чичек катнашты. “Татарстанга Җәмил Чичек әфәнденең килүе Төркия-Татарстан парламентара хезмәттәшлегенең яңа этабы башлануны күрсәтә”, - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Утырыш барышында Татарстан парламенты (Россия Федерациясе) һәм Төркиянең Бөек Млли Мәҗлесе арасында меморандум имзаланды. Документка үз имзаларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Садыйк Якуп куйды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

16.04.2015
V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасында халыкара адреслы социаль ярдәм турында”гы Татарстан Республикасы законының 51 нче маддәсенә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы 101-5 нче номерлы ТР закон проектын кабул ителде. 
16.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова белән очрашты.

16.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашу нәтиҗәләре буенча шактый гына йөкләмәләр бирде.

Илче ханым Казанга килгән Швеция компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән багланышлар урнаштырырга теләгән вәкилләре турында сөйләде.

Швеция компанияләре вәкилләре үз эшчәнлекләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан коллегалары белән хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында сөйләделәр. Бу – экология, транспорт, сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше тармаклары.

15.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Федеральная Сетевая Компания ЕЭС» ААҖ идарәсе рәисе Андрей Муров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Муров Татарстан белән «ФСК ЕЭС» ААҖ арасында хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук республика энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

15.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иран парламентының Милли иминлек һәм халыкара сәясәт комиссиясе рәисе Аладдин Боруджерди белән очрашты. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Иран белән мәдәни һәм социаль-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тели. 

15.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. 

Битләр: << 1511 1512 1513 ( 1514 ) 1515 1516 1517 1518 1519 1520 >>