Яңалыклар

13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Әзәрбәйҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13-14 апрелендә Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә булачак.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.

13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  РФ Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты. 

13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  «Учительская газета» баш редакторы Петр Положевец  белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмәнең төп темасы быел октябрь аенда Казанда "2015 ел укытучысы" бөтенроссия конкурсын үткәрү булды. 

12.04.2015
Бүген татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Космонавтика көне белән котлады.
11.04.2015

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Пасха бәйрәме белән котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәүдәртен, яхшылыкның явызлыктан һәрчак өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә".


11.04.2015

Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте. Конференция Казанда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.

11.04.2015

Татарстанда Креатив индустрияләр фонды булдырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Calvert Forum форумы кысаларында узучы «Постиндустриаль икътисад проблемалары: яңа үсеш юллары» темасына багышланган утырышта хәбәр итте. Чара югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды. Форумда шулай ук СПбДУ Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» АКБО директоры Леонид Лимонов, региональ брендинг буенча белгеч - Calvert Forum модераторы Джонатан Макклори (Бөекбритания) һәм башкалар катнашты.

11.04.2015

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә булды. Ул Татарстан урамындагы 20нче йорттагы элеккеге тегү фабрикасында урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрделәр. 

11.04.2015

Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 1511 1512 1513 1514 1515 ( 1516 ) 1517 1518 1519 1520 >>