Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин килде

21.04.2015

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин килде.

«Казан» халыкара аэропортында Дмитрий Рогозинны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Искәртәбез, Дмитрий Рогозин Казанга Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышында (2015 елның 22 апреле, Казан) катнашу өчен килде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.