Казанга Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас килде

21.04.2015

Бүген Казанга көннең икенче яртысында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас килде.

“Казан” халыкара аэропортында Рикардо Кабрисасны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, Рикардо Кабрисасның Татарстан Республикасына килүенең төп максаты – Сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясендә катнашу (2015 елның 22 апреле, Казан).

Моннан тыш, Куба делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашачаклар, Казан вертолет заводында булачаклар.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.