Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. Яңа объект тарихи территорядән тыш, аның Көнчыгыш ягында Идел елгасы буенда урнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта Халыкара ат-спорт комплексында узды. Танатаналадрда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Бүген тантаналар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан киләчәктә дә Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуда хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде, төп максаты – Төрекмән аргамагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашу. Татарстан делегациясе составында шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморад Хуҗамөхәммәдов каршы алды.
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте .
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм «Пирамида» ККК да узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белән очрашты.Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Искәртик, Татарстанда Туган тел көнен бәйрәм итүне татар поэзиясенең классигы Габдулла Тукайның туган көненә туры китерәләр.