Яңалыклар

25.04.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 24 апреленә 691,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

24.04.2015

Мин Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узуына ышанам. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

24.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы нда 2020 елга кадәр фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә “Татхимфармпрепараты» ААҖ мәйданчыгында узды. 

24.04.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Агымдагы социаль-икътисади шартларда төбәк финанслары белән идарә итү сыйфатын күтәрү” семинар-киңәшмәдә катнашты.

Семинар Казанда Россиянең ФАС (Монополиягә каршы федераль хезмәт) Уку-укыту методик үзәге мәйданчыгында узды. Бу чарага Идел буе федераль округының финанс органнары җитәкчеләре чакырылган иде.
24.04.2015
Бүген Татарстанга РФ спорт министры – Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко килде.

“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәфис Борһанов каршы алды.
23.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать пространстволарын (паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башкаларны ) заманча төзекләндерүгә багышланган семинарда катнашты.

Чара "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

23.04.2015
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы һәм ТР муниципаль районнары арасында 2015-2017 елларда республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүе турындагы килешүне имзаладылар.
23.04.2015

Татарстан Республикасы Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Безгә Ирландиянең интегрирацияләнгән инновацион системасы бик кызыклы, сездән күп нәрсәләргә өйрәнеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, Оун О'Лири әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ирландия мөнәсәбәтләренең потенциалы зур, бу – икътисадый багланышлар да, мәгълүмат технологияләре, инновацион эшчәнлек өлкәсендә дә һәм башкалар буенча да хезмәттәшлек.

23.04.2015

Бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре программасы кысаларында узган төп чараларның берсе "Россиянең инновацион экосистемасы - хәзерге вакытта һәм киләчәктә мөмкин булган сценарийлар. Төбәкләр үсеше стратегиясе драйверы буларак кластерлар" темасына пленар утырыш булды. Аның эшендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун Финбар О’Лири, венучурлы инвесторлау өлкәсендә АКШ, Корея, Сингапурдан вәкилләре катнашты.

23.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчеcе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты. 

Битләр: << 1461 1462 1463 1464 1465 1466 1467 ( 1468 ) 1469 1470 >>