Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Мәскәү өлкәсе делегациясе губернатор Андрей Воробьев җитәкчелегендә Универсиада авылында булдылар.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстага эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев килде. Аны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген эш сәфәре кысаларында кунак Универсиада авылында төзелгән инфраструктура белән танышырга җыена: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә булачак, шулай ук Авылдагы торак йортларының берсендә яшәү шартларын бәяләячәк.
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чарда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.