Коммерцияле булмаган оешмаларга ТР Президенты премияләре тапшырылачак

11.08.2015

19 август көнне Казанда Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы кысаларында гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш кертүчеләргә ТР Президенты премияләре тапшырылачак. Премияләр шәхси затларга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Әлеге бүләккә 2 граждан (250шәр мең сум) һәм 3 оешма (400әр мең сум) ия булачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурска 40 шәхси заттан һәм 41оешмадан заявкалар килгән.

Шулай ук Анатолий Фомин белдергәнчә, форумда 600ләп кеше катнашырга теләк белдергән, бу узган елгы форумда катнашуга караганда өч тапкыр артык. Форумның гомуми бюджеты якынча 5 миллион сумны тәшкил итә. Аны ТР Җәмәгать палатасы оештыра.

Форумда катнашучыларның “Татарстан үсеше-2030” республика программасында коммерцияле булмаган оешмаларның роле мәсьәләләре турында фикер алышуы планлаштырыла.

“Татар-информ” МА