Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисында булдылар.
«Яңа Тура»га Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Чаллы шәһәреннән килделәр, анда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш визиты кысаларында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Максим Акимов белән очрашу һәм моношәһәрләр үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашу.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде.
Бүген Казанда БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучы делегацияләр җитәкчеләре белән багланышлар турында Меморандум имзаланды. Имзалау тантанасы БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучыларның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында узды (Казан Кремлендә). БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммиты Казанда 2015 елның 4-7 июль көннәрендә үткәрелә. Саммитта биш ил вәкиле катнаша – Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы.
Бу елларда “Бердәм Россия” актив катнашучы һәм күбесенчә үзгәрешләр локомотивы булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясендә белдерде.
Конференция барышында Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты кандидаты итеп сайланды.
“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтте. Карар “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясенең беренче этабында Казанда кабул ителде.
Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы районнары администрацияләре башлыклары, инициатив төркем әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм партия тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты.
Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.