Яңалыклар

10.03.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды.

Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Попечительләр советы әгъзалары, Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы фонды әгъзалары катнашты.

10.03.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

10.03.2016

Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты. 

10.03.2016

Казан авиация заводында Ту-160ны торгызу проекты – гаять зур проект, безнеңчә, Советлардан соң чордагы авиасәнәгать тарихында мондый проектка тиңнәр юк. Бүген бу хакта Казанда массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре белән очрашуда «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь хәбәр итте.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ арасында бүген имзаланган килешү – хезмәттәшлеккә  нигез сала торган төп документ.

10.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Ту-160 самолетын җитештерүне торгызу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. 

Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ГАҖ филиалы - Горбунов ис. Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында реконструкция һәм җиһазларны алыштыру буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм башкалар турында сөйләштеләр.  

10.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Искәртәбез, Юрий Слюсарь Казанга авиатөзелеш өлкәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә ашырылучы проектлар буенча киңәшмә уздыру өчен килде.  

10.03.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.   

10.03.2016

Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының беренче утырышы уздырылачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шулай ук Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләреннән килгән 700 эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнаша. 

09.03.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИнноКам" территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру концепциясе буенча эш төркеме утырышында катнашты. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде. 

09.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды.

Битләр: << ( 1331 ) 1332 1333 1334 1335 1336 1337 1338 1339 1340 >>