Иннополиста «Яндекс» компаниясе филиалы барлыкка киләчәк

08.06.2016

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән IT-компания җитәкчелеге арасында тиешле килешү имзаланды.

Шунда ук Иннополиста башланып киткән "Сәнәгый Россия цифрлы индустрия" конференциясендә 6 документка имза салынды.

Акцияләр сатып алу турындагы шартнамә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов барында имзаланды,  шартнамәне «БАРС төркемнәре» АҖ, «Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге» һәм «ТР- бизнесны үстерү» ҖЧҖ төзеде.

Шулай ук «ТР- бизнесны үстерү» ҖЧҖ һәм «Берләштерелгән  приборлар төзелеше корпорациясе» АҖ арасында активларны туплау һәм граждан телеком- һәм ИТ-җайланмалар өлкәсендә уртак проектларны үстерү турында килешү төзелде. 

Илдар Халиков, Сергей Чемезов, шулай ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров барында «Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге» һәм Мәскәү кадетлар корпусы федераль дәүләт  гомуми белем учреждениесе – РФ ОМ тәрбияләнүчеләре пансионаты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.  

 «БАРС төркемнәре» АҖ һәм «Росинформэкспорт» ҖЧҖ арасында илебез мәгълүмат платформаларын этәрү турында килешү төзелде.

«Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге» белән «1С» арасында шулай ук хезмәттәшлек турында килешү төзелде.


"Татар-информ" МА