Илдар Халиков: “Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” уңышлы булды”

07.06.2016

Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” уңышлы булды, дип белдерә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Бу хакта ул журналистларга “Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” конференциясенең пленар утырышы тәмамлангач хәбәр итте.
“Беренче хис-кичерешләр уңай. Проект уңышлы булды. Икенче ел рәттән биредә IТ-технологияләр өлкәсе генә түгел, ә радиоэлектроника белгечләре дә җыела. Бүген биредә Ростех предприятиеләреннән тыш, башкалар да бар, шуңа күрә проект уңышлы булды, - диде И.Халиков. – Проектның киләчәктә үсеш перспективалары бар”.
ТР Премьер-министры ел саен үткәрелә торган конференцияләр арасында башка тематик мәйданчыклар да формалаштыру планлаштырыла, дип сөйләде. “Пленар утырышта бирелгән сораулар да андый ихтыяҗ булуын дәлилли”, - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә бу проект Татарстан өчен аеруча мөһим. Республикада сәнәгать предприятиеләре күп. Төбәк IТ-өлкәсендә лидер булырга омтыла. “Дәүләт хезмәтләре, электрон документ әйләнеше кебек өлкәләрдә уңышка ирештек”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте җитәкчесе.


"Татар-Информ" МА