Татарстанга эш визиты белән ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин килде

08.06.2016

Татарстанга эш визиты белән ВТБ банкы (ГАҖ) президенты - идарә рәисе Андрей Костин килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

ВТБ банкы идарә рәисенең Казанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган.

Шулай ук ВТБ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау көтелә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.