Яңалыклар

24.02.2016

Өлешкә кереп торак төзүдә алданганнарга бәйле проблеманы хәл итү һәм киләчәктә бу төр хокук бозуларга юл куймас өчен, Татарстанда чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада “өлешче”ләргә бәйле проблема бүген иң җитди һәм катлаулы мәсьәләләрдән санала.

24.02.2016

2015 елда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны 5 процентка кимегән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыскарту бурычы, икътисади вазгыятькә бәйсез рәвештә, ел саен диярлек куела, шуңа Татарстан өчен бу кризиска каршы юнәлтелгән чара түгел.

24.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге илчелеге миссиясенең башлыгы урынбасары Хитоси Озава белән очрашты. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобильләр сәнәгате һәм башка өлкәләрдә мөмкинлекләр ассызыкланды. 

24.02.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул  аммимак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантанада катнашты.

24.02.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак.  

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә.

24.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу. 

23.02.2016

Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

23.02.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

22.02.2016

Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.
Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны сакаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн “Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы”. 

20.02.2016

«Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге яшьләр республика тормышында активрак катнашсын өчен алшартлар формалаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге активы белән очрашудан соң Иннополиста журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте. 

Битләр: << 1331 1332 1333 1334 1335 1336 ( 1337 ) 1338 1339 1340 >>