Бүген Татарстан башкаласында Казан олимпия резервы училищесы территориясендә (Горький шоссесы, 160) яңа ябык «Олимпиец» йөзү бассейнын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга муниципаль районына килде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы җимерелергә торган тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортны да барып карарга планлаштырган (Алабуга, М. Покровская ур., 3-4 й.).
CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерергә ниятли, шул исәптән – Татарстанның нефть, газ химиясе предприятиеләре белән дә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында CB&I (АКШ) компаниясенең бизнесны глобаль үстерү буенча өлкән вице-президенты Скотт Вайзмен хәбәр итте.
Очрашуда CB&I компаниясе топ-менеджменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Ананьев куйдылар.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды.
Имзалау алдыннан яклар алга таба үзара файдалалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.
Бүген кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Дмитрий Княжинский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тарих-документаль департаменты директоры Александр Кузнецов белән очрашты.
Ел башыннан Татарстан юлларында 1045 тапкыр җәяүлеләрне таптату булган. Моның һәр өчесе республикада җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлда була. 6454 җәяүлеләр өчен билегеләнгән юлларның яртысында диярлек төрле җитешсезлекләр бар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Очрашу барышында Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановка "Ефәк юл - 2016" ралли-рейд нәтиҗәләре турында сөйләде. Раллиның бер өлеше Татарстан башкаласы аша Казан елгасының яры буйлап үтте. Аның сүзләренчә, республика территориясендә һәм спорт чарасының башка өлешләрендә дә оештыру эше югары дәрәҗәдә башкарылган иде.
Бүген Казанда “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” ГАҖнең VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында иҗүчеләр игълан ителеп бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Әлеге чара “ЛУКОЙЛ” компаниясе эшчәнлегенең 25 еллыгына багышлап үткәреде. Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы ”Лукойл” ГАҖ эшчәнлек алып барган барлык төбәкләрдә дә уздырыла, 2010 елдан – Татарстан Республикасында да. Татарстанда аны “РИТЭК” оештырган.