Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Дюссельдорфка килде

18.10.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасына (Дюссельдорф) килде.

Эш сәфәренең төп максаты – «K-2016» халыкара пластиклар һәм каучуклар күргәзмәсендә булу.

Искәртәбез, «К-2016» химик технологияләр өлкәсендә дөньяда беренче күргәзмә дип санала, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла. 2016 елда «К-2016» 19 октябрьдән алып 26 октябрьгә кадәр узачак   (Дюссельдорф, ГФР).

Күргәзмәдә каучуклар һәм пластиклар өлкәсендә тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләре, продукциянең өр-яңа төрләре эшләнмәләре, аларны эшкәртүнең һәм җитештерүнең яңа технологияләре һәм үсеш тенденцияләре куелган.

Моннан тыш, Германиягә эш сәфәре  кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн-Вестфалия җиренең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Дюссельдорф обер-бургомистры Томас Гайзель белән әңгәмәсе дә планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.