Яңалыклар

20.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе президенты Луиджи Кремонини җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Просто молоко» УК генераль  директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән «Кремонини груп» компаниясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

19.07.2016

Бүген кич С. Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булды.  

Концерт Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысаларында узды.  

Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко чыгыш ясады.

19.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.  

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.    

19.07.2016

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында төбәкара товар әйләнеше күләме якынча 17 млрд. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург хезмәттәшлеге төбәкара форумында хәбәр итте.

Форум Казанда «Корстон»да узды һәм Татарстан Республикасы белән  Санкт-Петербург бизнес-бергәлекләре хезмәттәшлеген үстерү, эшлекле багланышларны ныгыту перспективаларына багышланды.

Форумны ачуда Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко да катнашты.

19.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС (Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы) эксперты, Европа советы эксперты, профессор, Демокрит исемендәге Университет докторы, архитектура тарихчысы Алкивиадис Препис белән очрашты.

19.07.2016

2016 елда Татарстан Республикасында БДИ буенча уртача балл ун фәннән 2015 ел нәтиҗәләреннән югары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

19.07.2016

Бүген Татарстан Республикасына Санкт-Петербурга губернаторы Георгий Полтавченко эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Георгий  Полтавченконы һәм Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

18.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович белән бергәләп, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды. Чара Иннополис университетында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть-газ химиясе тармагы вәкилләре, Татарстанның әйдәүче югары уку йортлары ректорлары катнашты.   

18.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнаштылар. 

18.07.2016

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Хөкүмзте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстанга визиты кысаларында РФ вице-премьерының Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашуы көтелә. 

Битләр: << 1261 1262 1263 1264 1265 1266 1267 1268 ( 1269 ) 1270 >>