Рөстәм Миңнеханов "Сименс" компаниясе президенты Джо Кэзер белән очрашты

23.05.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" компаниясе президенты Джо Кэзер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкара вәзгыятькә карамастан, Татарстан Германия компанияләре белән хезмәттәшлекне дәвам итә. "Сименс" белән генә түгел, ә тагын «Линде», «БАСФ», «Бош», «Краус Мафай» һәм башка компанияләре белән хезмәттәшлек алып барыла. 

Шулай ук Татарстан Россия белән Германия төбәкара мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә. " Татарстан делегацияләре белән мин былтыр 6 Германия җирендә булдым. Алар барысы да сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек яклы", - диде ул. 

"Татарстан "Сименс" белән ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шулай ук республикабыз территориясендә сезнең производство урнашуын киңәйтергә тәкъдим итәбез. Бу макстатта бөтен кирәкле инфраструктура бар", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов барында Казан федераль университеты белән "Сименс сәламәтлек саклау" ҖЧҖ арасында хезмттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм "Сименс сәламәтлек саклау" ҖЧҖ генераль директоры Светлана Гербель куйдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев