Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Алексеевна Голикова алып барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллы, ЯшелҮзән, Менделеевск һәм Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистай комиссия әгъзалары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Уфада «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды, ул «Саклык банкы» ГАҖ, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе ярдәме белән оештырылган һәм уздырылды.
Форум «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.
Россия ислам икътисадый форумы Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә карата бергәлекләренең бизнес-максатларын билгеләү өчен уздырыла. Форум кысаларында ислам банкингы нормалары һәм таләпләре нигезендә партнёрларча финанслау продуктлары тәкъдир ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды.
Чара Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.
Бүген Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы узды. Чара "Конфессияара тынычлык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләр тәҗрибәсе" темасына багышланды һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 50 ел, төркемгә нигез салучы, Россиянең атаклы сәяси эшлеклесе Евгений Примаков тууына 90 ел тулуга багышланды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар сессияне ачты.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәренә килде, анда ул, рәис буларак, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашачак һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумында да катнашырга ниятли.
Быел утырыш «Диниара татулык: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында (ИХО) катнашучы илләр тәҗрибәсе» темасына багышлана һәм ИХОга 50 ел тулу, шулай ук Россиянең күренекле сәяси эшлеклесе, Төркемгә нигез салучыларның берсе Евгений Примаковның тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырыла.