Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенең төзелеп килүче «Сахаров» станциясендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» МУП һәм «Казметрострой» АҖ җитәкчелеге озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертелгән иде. Төп мәсьәлә – 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты.