Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
26 2019 ел., сишәмбе

Ташкентта Татарстан Республикасы Президенты Үзбәкстан Президенты белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.  


ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

ТР Хөкүмәте йортында  бүген Татарстанда Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.


Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар

Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.


Татарстан Президенты һәм Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары "Татарстан - Үзбәкстан" эшлекле форумын уздырдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - Үзбәкстан" эшлекле форумында катнашты. 

Форум алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элёр Ганиев белән очрашуы үтте. 

Искәртик, Элёр Ганиев Үзбәкстан Хөкүмәтендә сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җаваплы. 


Рөстәм Миңнеханов "ТНВ" телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды. 

Хәбәрчеләр пунктын Рөстәм Миңнехановка телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус хәбәрчесе Динара Хәбибуллина күрсәтте.

Махсус хәбәрче Динара Хәбибуллина Казан федераль университетында белем алган һәм 2019 елда Үзбәкстандагы "ТНВ" хәбәрчеләр пунктын җитәкләгән. Биредә шулай ук оператор-монтаж ясаучы Мирзокир Мирсәгыйтов хезмәт итә. Алар икесе дә - Үзбәкстан гражданнары.  

 


Рөстәм Миңнеханов Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды.

Искәртик, Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. 

Ташкенттагы авыл хуҗалыгы техникасы заводы трактор, тагылма техника һәм урып-җыю машиналарының төрле модификацияләре җитештерелә.


Татарстан Президенты Үзбәкстанда «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю линиясен ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәрендә «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю буенча «ҮзАвто Трэйлер» ҖЧҖнең яңа җитештерү линиясен ачуда катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Үзавтосаноат» («Үзавтопром») АҖ рәисе Шәфкать Умурзаков һәм башкалар булды.