Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандка эш сәфәре кысаларында «Мәңгелек мизгелләре» мәдәни-этнографик тамаша карады.
Рөстәм Миңнехановны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Николай Кропачевка Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, СПбДУ филфак деканы Людмила Вербицкаяның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.
Чара Сәмәркандта узды. Очрашуда Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов та катнашты. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәренә эш сәфәренә килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов каршы алды.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга юнәлде.