23 октябрьгә Татарстанда 2 млн 197 мең кв. метр торак, ягъни планда каралганның 74%ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры МаратАйзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.