Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2019 ел., шимбә

ТР Баш ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов: Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч йогышлы авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы

Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринар инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч инфекцион авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы.  2019 елның узган чорында бер авыру да теркәлмәгән. 


Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә, мәдәни объектларга капремонт дәвам итә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.