Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
15 2020 ел., пәнҗешәмбе

Алексей Песошин Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.


Алексей Песошин бюджет турында закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.


Рөстәм Миңнеханов Альфа-Банк Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альфа-Банк Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән ваклап сатуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей командасын 2020 ел сезонында Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасы уенчыларын 2020 ел сезонында чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында искиткеч һәм лаеклы җиңүләре белән котлады.

Спортчыларны хөрмәтләү Казан Кремлендәге тантаналар залында узды.

Искәртик,«Динамо-Казан» командасы 2020 ел сезонында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы исемен яулады.