Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2020 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Восход» ФТИ җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 


Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак

Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатларына дипломнар һәм билгеләр тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы  Президенты премиясе лауреатларына дипломнар һәм билгеләр тапшырды.

Чара Казан Кремлендә узды. 

Гадәттәгечә тантаналы чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында республика законы кабул ителгән көнне үткәрелә, бу исә иҗтимагый хәрәкәтне үстерүдә әлеге органның мөһим ролен ассызыклый.


Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге белән Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру проекты турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләр, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук «Калашников концерны» АҖ вәкилләре дә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.