Торак төзелеше программалары буенча республикада 2 млн.137 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 72% ы, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 126,4 мең кв. метр тәшкил итә. Биектау һәм Тукай районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Шәһәр һәм районнар башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук саклау органнарына, Роспотребнадзорга мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиягә каршы чараларны оештыруны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.