Яңалыклар

19.04.2019

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәмшәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

19.04.2019

Татарстанда 860 мең  квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 35,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.  

19.04.2019

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртергә тиеш. Бүген бу хакта финанс органнарының 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча уртак киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

«Без акчаны алуга ук туздырып бетерергә тиеш түгел – бу кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртүгә китәргә тиеш, кешеләр моны сизәргә тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез файдалануны булдырмаска кирәк»,  – диде Рөстәм Миңнеханов.   

 

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Кораллау" кластеры директоры Сергей Абрамов белән Т-500 авиахимэшләр үткәрү өчен махсус һава судносын серияле җитештерү проектының алга таба планнары һәм POZIS заводы базасында гражданнар продукциясен җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

 

19.04.2019

Җирле үзидарә органнары гражданнарның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» КСКда Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү тантанасында хәбәр итте.

19.04.2019

«Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең сатудан кергән табыш һәм чиста керем буенча рекордлы күрсәткечләре Татарстан казнасы һәм федераль бюджетка күчерелгән акчаның күләмендә чагылыш таба. Предприятиенең бурычы – елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык гомуми җыелышында шул хакта хәбәр итте.

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаньоргсинтез» ГАҖның җитештерү куәтләрен карады, шулардан: ике яңа мәйданчык – дүрт пиролиз миче һәм торбалар өчен буяулар җитештерү җайланмасы.

18.04.2019

Бүген Уфага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

18.04.2019

Башкортостан - Татарстанның стратегик партнеры. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан һәм Башкортостан эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форумда белдерде. Форум эшендә шулай ук Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. 

 

Битләр: << 871 872 873 874 875 876 ( 877 ) 878 879 880 >>