Яңалыклар

26.11.2019

Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

26.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - Үзбәкстан" эшлекле форумында катнашты. 

Форум алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элёр Ганиев белән очрашуы үтте. 

Искәртик, Элёр Ганиев Үзбәкстан Хөкүмәтендә сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җаваплы. 

26.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды. 

Хәбәрчеләр пунктын Рөстәм Миңнехановка телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус хәбәрчесе Динара Хәбибуллина күрсәтте.

Махсус хәбәрче Динара Хәбибуллина Казан федераль университетында белем алган һәм 2019 елда Үзбәкстандагы "ТНВ" хәбәрчеләр пунктын җитәкләгән. Биредә шулай ук оператор-монтаж ясаучы Мирзокир Мирсәгыйтов хезмәт итә. Алар икесе дә - Үзбәкстан гражданнары.  

 

26.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды.

Искәртик, Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. 

Ташкенттагы авыл хуҗалыгы техникасы заводы трактор, тагылма техника һәм урып-җыю машиналарының төрле модификацияләре җитештерелә.

26.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәрендә «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю буенча «ҮзАвто Трэйлер» ҖЧҖнең яңа җитештерү линиясен ачуда катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Үзавтосаноат» («Үзавтопром») АҖ рәисе Шәфкать Умурзаков һәм башкалар булды.

25.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандка эш сәфәре кысаларында «Мәңгелек мизгелләре» мәдәни-этнографик тамаша карады.

Рөстәм Миңнехановны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов озата йөрде.

25.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Николай Кропачевка Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, СПбДУ филфак деканы Людмила Вербицкаяның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.  

25.11.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.   

Чара Сәмәркандта узды. Очрашуда Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов та катнашты. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев.  

25.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәренә эш сәфәренә килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов каршы алды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга юнәлде.

24.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2020» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу гадәттәгечә «Тарловка» сынау полигонында узды.

Чарада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 791 792 793 ( 794 ) 795 796 797 798 799 800 >>