Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды.
Искәртик, Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә.
Ташкенттагы авыл хуҗалыгы техникасы заводы трактор, тагылма техника һәм урып-җыю машиналарының төрле модификацияләре җитештерелә.
Заводта җитештерелүче продукциягә эчке базарда ихтыяҗ зур һәм ул Үзбәкстан базарынең 80 процент өлешен тәшкил итә. Хәзерге вакытта «УзАвтосаноат» («Узавтопром») акционерлык җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын башка илләрдәге дилер челтәрләре аша сату яки җирле җыю цехларында продукцияне алга таба җитештерү мөмкинлеге тудырылган сәүдә йортлары булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышалар.
2018 елда завод 11,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы җитештергән.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, авыл хуҗалыгы призводствосы Үзбәкстан икътисадының зур өлешен тәшкил итә. Сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ зур, аны Үзбәкстан климаты һәм табигать шартларына охшаш күрше илләргә саталар. Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре әлеге техниканы төп сатып алучылардан санала.