Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандка эш сәфәре кысаларында «Мәңгелек мизгелләре» мәдәни-этнографик тамаша карады.
Рөстәм Миңнехановны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов озата йөрде.
Тамаша Сәмәркандның тарихи костюм театрында узды. Тамаша барышында артистлар Үзбәкстанның төрле тарихи чорларының костюмнарын күрсәттеләр.
Бүгенгә Сәмәркандтагы тарихи костюм театрында 200ләп уникаль костюм булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов мәдәни-этнографик тамашаны югары бәяләде. Сәмәркандка үзбәк коллегаларының бу җәһәттән тәҗрибәсен җентекләп өйрәнү өчен, шулай ук мондый театральләштерелгән тамашаны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә туристларны җәлеп итү өчен файдалану максатларында Татарстаннан белгечләр җибәрергә тәкъдим итте.