Яңалыклар

06.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

05.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

04.09.2021

Бүген Казанда Универсиада Авылы территориясендә БДБ илләренең I уеннарын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

БДБ илләренең I уеннары Казанда 2021 елның 4-11 сентябрендә узачак. Уеннарда 9 ил: 1,5 мең спортчы һәм команда составында 600 рәсми зат катнашачак. Барлыгы 182 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 28 спортчы чыгыш ясаячак.

04.09.2021

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.

04.09.2021

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм яңа уникаль биолабораторияне карадылар.

04.09.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты фәнни-тикшеренү уку үзәгенең тулай торагында булдылар.

04.09.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм видеоэлемтә аша - Түбән Камада «Адымнар» яңа күп телле белем бирү комплексы төзелешенә старт бирделәр.

04.09.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа хирургия комплексын карап чыктылар.

04.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт шәһәренә эш сәфәренә килде.

Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев инженерлык лицеенда булды, анда 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ – 2021» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары уза.

04.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Президент ярминкә мәйданчыгын һәм агросәнәгать паркының сәүдә павильоннарын карады, авыл хуҗалыгы товарлары ассортименты белән танышты, бакчачылар белән аралашты.

Битләр: << ( 571 ) 572 573 574 575 576 577 578 579 580 >>