Яңалыклар

28.12.2011
Бүген “Корстон”да “Ел җитәкчесе” республика бәйгесенең быелгы лауреатларын хөрмәтләделәр. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
28.12.2011
16 нчы ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР муниципаль берәмлекләренең VI корылтае узган иде. Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышының көн үзәгенә, корылтай нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралары планы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
28.12.2011
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
27.12.2011
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республика эшкуарларын якынлашып килүче 2012 ел белән котлады. Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашу ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.
27.12.2011
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2012 елның 1-9 июль көннәрендә Казанда узачак “Яшьләр һәм мирас” Халыкара яшьләр форумын Татарстанның мәдәни тормышындагы бик мөһим вакыйга дип атады.
27.12.2011
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстанның антинаркотик комиссиясенең, РФ наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе быелгы эшчәнлекләре,тулаем, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә дә уңай тәҗрибә буларак бәяләнә.
27.12.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.
27.12.2011
Киләчәктә Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан гражданнарга һәм юридик затларга мәгълүмат Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре катнашыннан башка гына, он-лайн режимында бирелә башлаячак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов белдерде.
27.12.2011
Бүген ТР Иҗтимагый палатасы 2011 ел нәтиҗәләрен чыгарды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, республика министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.
26.12.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты. Әлеге утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия алда торган децентрализациянең төп алымнарын һәм проблемаларын билгеләде.

Битләр: << 1961 1962 ( 1963 ) 1964 1965 1966 1967 1968 1969 1970 >>