Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде
28.12.2011Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы агымдагы елның 11 аенда “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләрен карады, гыйнвар аена һәм 2012 елның беренче кварталына исәпләнгән бюджетны раслады.
Утырышта катнашучылар студентлар белән эшләү, уку йортлары белән хезмәттәшлек турындагы мәгълүматны тыңлады. Электрон корпоратив университетын үстерү хакында фикер алышу аерым темаларның берсе булды. Узып баручы елда Электрон корпоратив университеты кысаларында 5 меңнән артык кеше төрле укыту программалары узган. Әлеге проект утырышта катнашучыларның югары бәясен алды, компаниянең башкарма дирекциясенә Электрон корпоратив университетына кадрлар һәм финанс ярдәме күрсәтергә тәкъдим ителде.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карады.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте