Татарстанда антинаркотик чараларга 20 млн. сум акча сарыф итү ниятләнә
27.12.2011ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстанның антинаркотик комиссиясенең, РФ наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе быелгы эшчәнлекләре,тулаем, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә дә уңай тәҗрибә буларак бәяләнә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән Татарстанның антинаркотик комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева шулай дип белдерде. Наркотик кулланучыларга медицина-социаль ярдәм күрсәтү буенча эшли торган комерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар тормышка ашырылган проектларның шактые БМОның наркотикларга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиллеге ярдәмендә гамәлдә булын искәртеп, комиссия рәисе урынбасары әлеге халыкара оешма белән ике яклы килешү нигезендә эшлибез, дип искәртте. Күптән түгел Мәскәүдә уздырылган конференциядә РФдә инъекцион наркотиклар кулланучы ВИЧ-инфекцияләнгәннәрне карап тоту, ирегеннән мәхрүм ителү урыннарында профилактикалау программаларына кешерүне киңәйтү буенча бишьеллык проектларны тормышка ашыруга йомгак ясалып, Татарстан тәҗрибәсе хакында сүз булды. Нәтиҗәдә, Татарстанда антинаркотик комиссиясе, проектларны гамәлгә ашыруда кыйммәтле өлеш керткәне һәм аерым казанышлары өчен, Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде, дип игълан итте З.Вәлиева. Аның сүзләренчә, әлеге бүләк Татарстан җитәкчелегенә тапшырылачак.
Алга таба Татарстанда 2012 елга ведомствоара антинаркотик чаралар планы турында сүз булып, З.Вәлиева антинаркотик чараларга 20 млн. сум акча сарыф итү ниятләнә, аның 10 млн. сумы профилактик тикшерүләр өчен тест материаллары алуга юнәлтелә, дип белдерде. Эшне адреслы итү, яшьләр белән эшләүгә басым ясау, конкрет гамәлләр кылу, вазгыять үзгәрүне шунда ук тоемлап, уңай нәтиҗә булсынга чарасын күрү зарур. Алга таба республикада наркотиклар таралышына каршы чараларның Россия Федерациясендә дәүләт антинаркотик сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларындагыларына күбрәк игътибар бирелергә тиеш, дип саный вице-премьер.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы