Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда эшләүче Иҗтимагый палата дәүләт хакимияте органнарының ярдәменә таяна"
27.12.2011Бүген ТР Иҗтимагый палатасы 2011 ел нәтиҗәләрен чыгарды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, республика министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.
Илгиз Хәйруллин докладында билгеләп үткәнчә, өченче чакырылыш ТР Иҗтимагый палатасы үз алдында торган бурычларны нәтиҗәле, уңышлы хәл итүгә ирешкән. Татарстанның социаль-сәяси үсеше проблемалары турында фикерләшү өчен абруйлы урынга әйләнгән.
2011 елда ТР Иҗтимагый палатасының 5 утырышы узган, 70 иҗтимагый тыңлаулар, 5 фәнни-гамәли конференция оештырылган. Зур аналитик һәм экспертлык эше башкарылган. Җитмештән артык закон проекты һәм норматив-хокукый актлар каралган һәм аларга бәя бирелгән. Шулай да палата рәисе Илгиз Хәйруллин да, комиссия рәисләре дә үз эшеннән канәгать булмавын белдерде. И.Хәйруллин фикеренчә, Иҗтимагый палатага башка оешмалар тарафыннан партнер итеп карау җитенкерәп бетми. Социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Татьяна Юшканцева сүзләренә караганда, Иҗтимагый палата халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү белән шөгыльләнергә тиеш. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күп кеше үз хокукларын белми, гамәлдәге социаль программалардан хәбәрдар түгел. Ә Икътисади үсеш мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Юрий Алаев исә соңгы вакытта җәмгыятьтә бара торган сәяси вакыйгаларга үз фикерен белдереп үтте.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин палата әгъзаларының үз эшенә тәнкыйть күзлегеннән каравын билгеләп үтте. ТР Иҗтимагый палата утырышларында һәрвакыт теләп катнашуын белдерде.
“Иҗтимагый палата республиканың сәяси тормышында үз урынын алды. Ул дискуссияләр, тәкъдимнәр кертү урынына әйләнде. Мин, республика җитәкчелеге исеменнән, сезнең бу уртак эштә сизелерлек алга китүегезне билгеләп үтәсем килә. Без сезгә бөтен закон проектларын җибәрәбез, сезнең экспертларыгыз парламент комитетлары утырышларында катнаша”, - дип, спикер палатаның дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз багланышларда эшләвен белдерде.
“Бөтен төбәкләрдә дә Иҗтимагый палатага Татарстан Республикасындагы кебек ярдәм күрсәтелми. Мин республикабызның көндәлек һәм перспектив мәсьәләләрен хәл итүгә үзегезнең лаеклы өлешегезне кертәсез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, палата әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан парламенты башлыгы үз чыгышында республиканың икътисади, сәяси тормышы белән таныштырды. 2012 елның гадәти булмаячагын, алда РФ Президентын сайлаулар көтүен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика дәүләт хакимияте органнары Иҗтимагый палата белән багланышларда тагын бер адым ясарга тиеш. “Сез үзегез дә активрак, профессиональрәк булырга тиешсез. Теге яки бу мәсьәләләрне күтәргәндә, дәлилләрне ышандырырлык итеп китерә белергә тиешсез. Шул вакытта бу палатага, аның әгъзаларына карата хөрмәт тә булачак. Россия Федерациясендәге кебек, Татарстан Иҗтимагый палатасының да алга таба да республика хакимияте белән бер юлдан барачагына, халык мәнфәгатьләренә кагылышлы бурычларны хәл итәчәгенә шикләнмим”, - дип белдерде спикер, Иҗтимагый палата аша халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү, сәяси, икътисади һәм социаль карарларны әзерләгәндә төрле дәрәҗәдәге хакимият белән мөнәсәбәтләр кору зарурлыгын билгеләп үтеп.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге