Фәрит Мөхәммәтшин: “Республика медиа кырында хезмәт куючылар җәмгыять тормышында елдан-ел зур роль уйный”
16.05.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында ММЧ җитәкчеләре белән оештырылган очрашуда республика медиа кырында хезмәт куючыларның җәмгыять тормышында елдан-ел зур роль уйнавын билгеләп үтте. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов катнашты.
Билгеге булганча, 19 майда Татарстан журналистлары һөнәри бәйрәмен – Республика матбугаты көнен бәйрәм итә. Нәкъ 108 ел элек Санкт-Петербургта татар телендә “Нур” дип исемләнгән газета дөнья күрде. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, 1998 елда ТР Дәүләт Советы тарафыннан 19 май - Республика матбугаты көнен гамәлгә кую турында карар кабул ителде.
“Шушы 15 ел эчендә без сезнең белән бергәләп эшләү формаларын таба торабыз. Татарстанда хакимият массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең җаваплы икәнлеген аңлый, икенче яктан, журналистлар да җәмгыять алдында хакимият белән берлектә мөһим бурычларны – күпмимилләтле Татарстанда милләтләр арасындагы татулыкны, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныклап һәм сак кору, республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен җаваплылык тоярга тиеш”, - диде спикер, күп очракта диалогка ирешеп булганлыгын белдереп.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән төрле мәйданчыкларда очрашулар алып барылуын, республика җитәкчелегенең, бигрәк тә ТР Дәүләт Советының ММЧ өчен ачык булуын билгеләп үтте. Ул, Татарстан парламенты эшчәнлегенә аерым тукталып, ТР Дәүләт Советыннан мәгълүматның үз вакытында бирелеп барылуын әйтте. Барлык министрлык һәм ведомстволарны ММЧлар белән уртак тел табып эшләргә чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин хакимият һәм журналистларның уртак эшчәнлеген уңай күренеш дип саный. Чөнки ММЧлар, казанышлар турында гына түгел, ә проблемалар хакында да җиткерә. Бу, үз чиратында, теге яки бу проблеманы хәл итүгә кагылышлы, идарә белән бәйле, тактик карарлар кабул иткәндә һәм законнар эшләгәндә, җәмгыятьтәге фикер төрлелегенә таянырга ярдәм итә. “Без бу хакта беркайда да язмыйбыз, әмма исебездә тотабыз. Шуңа күрә сезне югары бәялибез”, - дип белдерде. Халыкны объектив мәгълүмат белән тәэмин итеп, хакимиятнең абруен билгеле бер дәрәҗәдә тоту һәм гади булмаган, кайвакытта популяр булмаган, әмма кирәкле карарлар кабул иткәндә халыкка таяну мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте. Спикер, журналистларга бу эш өчен рәхмәт белдереп, Татарстан, гомумән алганда, РФнең медиа җирлегендә аңлашып эшләү төшенчәсенең үтеп керүен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ материаллары белән танышып баруын, проблемалы материалларны район башлыкларына юллавын һәм җавап алуын билгеләп үтте. Кешеләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша дәүләт һәм муниципаль хакимияткә үз гозерләрен җиткерергә омтылуын белдерде.
“Татмедиа” агентлыгының журналистларны берләштерүен, ТР Журналистлар берлеге белән дә элемтәләрнең җайга салынуын белдерде. Журналист һөнәренә кызыксынуның үсә баруын, бу башлангычларны хуплау зарурлыгын әйтеп үтте.
Бүгенге көндә ул Татарстанда 768 берәмлек ММЧ исәпләнүен, ММЧны финанс ягыннан тәэмин итүнең җиңел булмавын, әмма, халыкка кирәк икән, дәүләтнең үз өстенә алуын белдерде. Шул ук журналист эшенә җаваплы карарга, бастырып чыгарган материалда сурәтләнгән проблемаларны төптән белергә, үзеңнең һөнәри осталыгыңны арттыру кирәклеген ассызыклады.
Фәрит Мөхәммәтшин, проблемаларга тукталып, “Татмедиа” тарафыннан чыгарыла торган “Атна вакыйгалары” кушымтасының эчтәлеген яхшырту, хезмәт кешеләре турында язу, азык-төлек сәясәтенең нигезен тәшкил итүче язгы чәчүне яктырту, ММЧда экстремизм белән көрәш темасын ачып сала белү хакында әйтеп үтте. Соңгы темага аеруча сак карарга, бу тема белән шөгыльләнүче журналистларны махсус әзерләү мәсьәләләре турында уйларга чакырды. “Без яшьләр өчен җаваплы. Шуңа күрә бу эшкә тотынырга кирәк. Бүгенге көндә бу бик мөһим тема. Бәла теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин”, - диде спикер, төп диннәр буенча мәгълүматлы булган каләм әһелләренә хәзерге этапта ихтыяҗ булуын ассызыклап.
Очрашуда шулай ук сүз вакытлы матбугатны киосклар аша сату, почта белән элемтәләрне яхшырту, басмаларны халыкка вакытында алып барып җиткерү, Татарстаннан чит төбәкләрдә республика матбугатын пропагандалау турында барды.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны – һөнәри бәйрәмнәре, “Ватаным Татарстан” газетасын 95 еллыгы белән котлады, уңышлар теләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы