Минзәләдә кадрлар алышына
16.05.2013
Бүген ТР Минзәлә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район җитәкчелегендә кадрларны үзгәртү белән бәйле берничә оештыру мәсьәләсе каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Беренче булып, район Башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе каралды. Муниципаль Совет депутатлары Илгизәр Шаһалиевның гаризасын канәгатьләндерергә һәм аның отставкасын кабул итәргә карар кылды. Минзәлә районы башлыгы – район Советы рәисе Рәсим Садыйков, уртак нәтиҗәле эшчәнлек алып барган, үз вазыйфаларын җаваплы һәм намуслы башкарган өчен, Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесенә рәхмәтен белдерде.
Алга таба муниципаль Советның карары белән Рәсим Садыйковның, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, үз теләге белән Минзәлә районы башлыгы постыннан китүе турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.
Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Фәрит Мөхәммәтшин, корылык елларының объектив кыенлыкларына карамастан, соңгы елларда Минзәлә районы авыл хуҗалыгында уңышлар күрсәтә һәм социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен чишүне дәвам итә, дип ассызыклады. “2012 нче ел нәтиҗәләре район муниципаль хакимияте органнарының торак төзелеше, шул исәптән, ветераннарга торак төзү, торак фондка капиталь ремонт ясау, халыкка медицина хезмәтен күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне чишә алуы турында сөйли. Болар барысы да Татарстанның уңышлы үсешенә Минзәлә хезмәтчәннәре лаеклы өлеш кертә, дип әйтергә мөмкинлек бирә”.
“Рәсим Садыйков җитәкчелегендә аның командасы һәм депутатлар корпусы планлы һәм системалы эшчәнлек барышында уртак көчләр белән гади булмаган мәсьәләләрне хәл итә һәм җитди нәтиҗәләргә ирешә алды, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. - Әлеге зур хуҗаның бай тәҗрибәсе һичшиксез файдаланылачак, дип уйлыйм. Аның гомере буе файдалы хезмәт алып баруы, республика һәм район үсеше өчен эшләве һичкайчан беркемдә шик тудырмады”.
Парламент башлыгы Рәсим Садыйковка, күпъеллык һәм уңышлы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, аның хезмәте республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты тарафыннан шәхсән югары бәяләнгәнлеге турында билгеләп үтте. Аңа “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медален тапшырды.
“Аңлашыла ки, алга таба да бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып барырлык кеше кирәк. Кешеләр хакимиятнең бер минутка да актив эшчәнлеген туктатмавын тоярга тиеш”, - дип, депутатларга моңарчы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль яктан үстерү буенча урынбасары булып эшләгән Айдар Сәлахов кандидатурасын тәкъдим итте.
“Ул сезгә әллә кайдан җибәрелгән кеше түгел. Монда үскән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшләгән, тәҗрибә туплаган”, - диде спикер, әлеге кандидатураны хуплауларын сорап.
Район Советы депутатлары карары белән, Айдар Сәлаховка Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары йөкләнде. Айдар Сәлахов күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, аны аклар өчен, бөтен көчен, тәҗрибә һәм белемен файдаланачагын белдерде. “Алда безне системага салынган, көп көч таләп итә торган эш көтә”, - диде ул.
Утырышта шулай ук башкарма комитеның гамәлдәге структурасына үзгәрешләр кертү белән бәйле башка оештыру мәсьәләләре дә каралды.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге