Яңалыклар

16.08.2013

Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы әгъзасы Владимир Ивановский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президентының тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.

15.08.2013

Әлки районы Каргалы авылында реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Искә төшерик, республика башлыгы бүген Алексеевск, Спас һәм Әлки районнарында булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән кырдардагы уңыш җыю эшләренең арышы белән танышты. Аерым алганда, Татарстан Президенты Әлки районында вертолеттан «Южное Алькеево» АПК, «Хузангаевский» хуҗалыгын, «Восточное Алькеево» һәм «Центральное Алькеево» АПК кырларын карап чыкты. Каргалы авылы янында Әлки муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

15.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Союздаш дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота өчен борынгы Болгар шәһәре буйлап экскурсия уздырды һәм аны бу җирдә сакланган тарих һәм мәдәниятнең уникаль ядкәрләрен яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды эшчәнлеге белән таныштырды.
15.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә муниципаль районга эшлекле сәфәргә бара. Исегезгә төшерик, республика Президенты II халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» (Алексеевск районы, Биләр авылы) эшендә катнашты. Биләрдән Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы кырларын карарга юнәлде. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата бара.

15.08.2013

"Сәләт" яшьләр форумы масштаблары "Созвездие-Йолдызлык" фестивале масштабларына хәтле җитәргә тиеш, форумда катнашучылар саны унышар мең кеше санына кадәр артырга тиеш. Әлеге фикерне бүген  ТР Алексеевск районында урнашкан форум мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

15.08.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

14.08.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Берләшкән дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны утрау-шәһәрнең тарихи ядкәрләре һәм “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларындагы реставрация һәм яңадан торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.
14.08.2013

Сүз киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "МЕТТЭМ" компанияләре төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуда сөйләштеләр. Очрашу Татарстан республикасы Хөкүмәт Йортында үзды. «МЕТТЭМ» компаниясе якынча инде 24 елдан артык эшләп килә, бүген компанияләр төркеменә егермегә якын инновацион проект керә(www.mettem.org). Киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проектын кече һәм урта бизнес субъектлары өчен шартлар тудырылган "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында тормышка ашыру тәкъдим ителә.

13.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Биектау муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул бөртеклеләр кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика Президентын  ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озата йөрделәр. Вертолетта очып Рөстәм Миңнеханов "Правда" ҖЧҖ (Медаль авылы), "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖ (Кече Рәс авылы, Суыксу авылы), "Высокогорская" агрофирмасы ҖЧҖ (Дөбъяз авылы) авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады.    

13.08.2013
Татарстанда бурычлыларны “Дорожный пристав” республика юлларында эзли башлый. Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән видеоконференция режимында барган брифингта Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов шундый һ.б. белешмәләр бирде.

Битләр: << 1751 1752 1753 1754 ( 1755 ) 1756 1757 1758 1759 1760 >>