Яңалыклар

28.08.2013

Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә нәтиҗә ясап Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Татарстан Республикасы җитәкчелегенең студентлар Уеннарын оештыруда һәм иминлек тәэмин итүдә югары нәтиҗәгә ирешүен билгеләп үтте. 

28.08.2013

Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра, шул исәптән калдыкларны утильләштерү һәм алар белән эш итү буенча системалы эш өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хендэ корпорейшн” компаниясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Хендэ корпорейшн” компаниясе вице-президенты, “Хендэ корпорейшн Мәскәү һәм БДБ” генераль директоры Кын Ву Пак, БДБ буенча“Хендэ корпорейшн” проект-менеджеры Хван Чжи, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ОАО “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – Нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү идарәсе башлыгы Наил Маганов һәм башкалар катнашты. 

27.08.2013
Казанда 2013 елның 5-11 сентябрь көннәрендә узачак IX Халыкара мөселман киносы фестиваленең бюджеты 15 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.
27.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,  республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башкалар катнашты.
26.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты бүген Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

26.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсенең кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булды, анда ул ике көнлек эш визиты белән барган иде (2013 елның 25-26 августы). Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов белән бергә караган объектларның беренчесе – шәһәренең 14 нче торак микрорайоны. Монда 1 һәм 2 бүлмәле фатирлы панель йортлар төзелә, аларның ремонт эшләре беткән. Асылда аларны яшь гаиләләр, социаль өлкә хезмәткәрләре сатып ала. 2013 елдан башлап Волгоград өлкәсендә яңа программа гамәлгә ашырыла, аның кысаларында ипотека кредитлары буенча рефинанслау ставкасының өчтән икесе дәүләт бюджеты исәбеннән компенсацияләнә, аның өчен бюджетка 100 млн. сум салынган.
26.08.2013
"Ясная поляна" коттедж поселогында халыкара мәктәп төзү темасы буенча фикер алышу бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Fielding and Nair International компаниясе башлыгы Джей Литман очрашуында булды. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов һәм башкалар катнашты.
26.08.2013

Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Владимир Галушкин  документка имзаларын куйды. Чара Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды, документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов алдында имзаладылар. 

26.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль иминлек хезмәтенең Самара һәм Саратов өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Сергей Митюшин белән очрашты.
25.08.2013
Россия Федерациясенең һәр субъектының теге яисә бу өлкәдә билгеле бер уңышлары һәм эшләнмәләре бар һәм Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән ясалган тантаналы мәҗлестә хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек  (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды. 

Битләр: << ( 1751 ) 1752 1753 1754 1755 1756 1757 1758 1759 1760 >>