Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре белән очрашты

15.08.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Яклар алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерик, кичә Казандагы сәфәре барышында, Григорий Рапота ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Свияжск утрау-шәһәрчегенә барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте