Яңалыклар

23.08.2013

Бүген “Газпром” ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер Казанга эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Алексей Миллерның Казанга килүенең төп сәбәбе - "Газпром" ААҖнең X җәйге Спартакиадасын ябу тантанасында катнашу.

23.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре урынбасары, армия генералы  Рәшид Нургалиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

22.08.2013

Һәр шәһәрнең, һәр илнең конкурентлыгы бүген аларның мәгариф потенциалына бәйле, безгә дә шул юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде, ул республиканың мәгариф практикасында заманча технологияләр темасына багышланган иде. Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды. Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңеханов мәгариф өлкәсе алдындагы төп бурычларны әйтеп узды.

22.08.2013

Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде. Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды. Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә республика хакимият органнары вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

22.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арчада берничә мәгариф объектында булды. Искәртеп үтик, быел Арча "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү урыны дип сайланды (район Мәдәният йорты).

21.08.2013
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Россиянең V Халыкара икътисадый саммиты һәм ИХОның (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) 2013 елгы”KazanSammit”ына әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә оештыру киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан таможнясы һәм “Казан” халыкара аэропорты вәкилләре, РФ Федерация Советы вәкиле Андрей Бакланов катнашты.
21.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков дөнья тирәли веломарафонда катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.
21.08.2013

Бүген Иннополис IT-шәһәр төзү мәйданчыгында газ үткәргечен эксплуатауциягә кертүнең беренче этабы узды. Булачак шәһәргә наз кертүне символлаштырган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнаштылар.

21.08.2013
Кадерле татарстанлылар! 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез.
21.08.2013

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе иртәгә, 2013 елның 22 августында Арчада узачак. "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" август педагогика киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасының рәсми порталында on-line режимда трансляцияләнәнчәк (http://prav.tatarstan.ru). Интернет-трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.

Битләр: << 1751 1752 ( 1753 ) 1754 1755 1756 1757 1758 1759 1760 >>