Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы
21.08.2013
Кадерле татарстанлылар! 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Бу – мәртәбәле бәйрәм. Нәкъ 20 ел элек аклы-зәңгәрле-кызыллы Флаг, тарихи чорларны үтеп, яңадан Россиянең рәсми дәүләт символына әверелде. Ул Ватаныбызның үткәне белән хәзергесен тоташтыра торган көч.
Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Аларга булган ихтирамнан гражданнарның патриотик һәм граждани үзаңы, Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре башлана. Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы вәкиллекле-хокукый һәм тәрбияви максатларга гына хезмәт итеп калмыйча, илебездәге халыкларның бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә.
Уртак тарихи үткәнебез, һичшиксез, безгә көч бирә. Ләкин узган гасырлардагы батырлыклар хакындагы хатирәләр генә яхшы тормышны тәэмин итә алмый. Алга таба үсеш яңа казанышлар белән дәвам итә. Бүген безнең илебез ышанычлы адымнар белән инновацион үзгәрешләр юлыннан бара. Татарстанлылар Россия дәүләтенең икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешенә, хезмәтләре белән аның куәтен һәм абруен арттырып, зур өлеш кертәләр. Иманым камил, алга таба да шулай булыр. Ирекле һәм демократик җәмгыятькә юл җиңел түгел – без моны аңлыйбыз. Көндәлек тырыш хезмәтебез, тынычлык һәм татулык белән без Россияне тагын да көчлерәк итәбез.
Хөрмәтле татарстанлылар! Россия Федерациясе Дәүләт Флагы – тарихи күчеш символы. Күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген, Ватанның куәтен һәм данын раслый торган дәлил ул. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да, Ватаныбыз белән горурлык хисен тоеп, тынычлыкта, бәхетле булып яшәвегезне, зур уңышларга ирешүегезне телим.